«Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында батырлык сәгате (12+)

Хатын-кыз һәм сугыш – аерым тема. Элек-электән армиядә ир-атлар гына хезмәт иткән, әмма фронтка көчле затлар гына ыргылмаган.
7 апрельдә 8 нче санлы балалар китапханәсе «Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр өчен «Нәфис затлар көче: Бөек Ватан сугышы хатын-кызлары» дигән батырлык сәгате уздырды.

IMG_20210407_155931
IMG_20210407_155741
IMG_20210407_155851
IMG_20210407_154305
IMG_20210407_153931

Очрашу барышында китапханәче балаларны Бөек Ватан сугышының хатын-кыз геройлары: көрәшчеләр, шәфкать туташлары, тыл хезмәтчәннәре һәм җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән аналар тарихлары белән таныштырды. Укучылар немец гаскәрләрен шомга салучы «төн пәриләре» турында белде. Шулай ук Зина Портнова, Юта Бондаровская, Надя Богданова кебек яшь геройлар исемнәре һәм аларның батырлыклары белән танышты. Балалар үзләре өчен Лиза Чайкина исемен ачты, кыю партизан кыз истәлегенә ЗЯБ бистәсендәге урамнарның берсе аталганы турында белде. Аларның каһарманлыклары турында бертуктаусыз сөйләргә мөмкин. Күңелләрдә саклыйбыз икән, алар турында сөйлибез икән, димәк бу хәтер әле яшәячәк. Нәкъ менә шушындый чаралар үсеп килүче буынга җиңүнең нинди авырлыклар һәм югалтулар бәрабәренә яулануын аңларга мөмкинлек бирә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: